+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 октябрь 2020, 06:30

Яңа законның әһәмияте нидә?

Октябрь ахырында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай соңгы укуда җир белән эш итүнең яңа кагыйдәләре турында закон кабул итәргә әзерләнә. Бу бик катлаулы, ләкин мөһим әһәмияткә ия закон җәмәгатьчелектә аерым сораулар да тудырды. Түбәндә аларның кайберләренә аңлатма тәкъдим итәбез.

Октябрь ахырында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай соңгы укуда җир белән эш итүнең яңа кагыйдәләре турында закон кабул итәргә әзерләнә. Бу бик катлаулы, ләкин мөһим әһәмияткә ия закон җәмәгатьчелектә аерым сораулар да тудырды. Түбәндә аларның кайберләренә аңлатма тәкъдим итәбез.

Сүз нинди җирләр турында бара?



Һәр җир участогының үз милекчесе бар. Мәсәлән, барлык урманнар да Русия Федерациясенеке, әгәр сез шәһәр янында җир участогы сатып аласыз икән, бу — сезнең шәхси милек, һәм аңа беркем дә кагылырга хокуклы түгел. Республикада конкрет шәһәрнеке яисә районныкы булган җирләр бар.

“Милек хокукы чикләнмәгән” җирләр бу участокның дәүләтнеке булуын аңлата. Мондый җирләр бик күп — бөтен республиканың өчтән бере диярлек, яки урман булмаган җирләрнең 90 проценты. Яңа законда бары тик шушы җирләр турында сүз бара. Ягъни сүз милек хокукы рәсмиләштерелмәгән һәм алар, башлыча, дәүләтнеке булган хуҗасыз җирләр турында.



Гамәлдәге кагыйдәләрдә нәрсә камил түгел?



Әлеге вакытта милек хокукы чикләнмәгән участоклар белән урындагы хакимиятләр идарә итә. Монда плюслар да, минуслар да бар. Төп плюс — урындагы хакимият халыкның ихтыяҗ­ларын яхшы белә һәм, шартлы итеп әйткәндә, алар якын киләчәктә торак йортлар барлыкка киләчәк, яки күп гасырлар көтү йөргән урында нефть үткәргеченә участок бирмәячәк. Төп минус — контрольдә тотылмый торган бюрократия.

Арытаба җирне рәсмиләштерү кагыйдәләре дә һәркайда төрлечә. Бер хакимияткә унбиш төр документ җыярга кирәк, икенчеләренә — егерме, бер районда — бер ай, икенчесендә — өч. Меңнәрчә гади кеше еллар буе участок алалмый һәм хәтта аларга нинди нигездә баш тартуларын да аңлатмыйлар, шул ук вакытта кемнәрдер иң яхшы участокларны ала. Һәм, аңлашыла, аларның бернәрсә дә үзгәртәсе килми.



Бу ничек эшләячәк?



Яңа закон нәкъ менә шушы схеманы җимерә, барлык минусларны бетереп, яхшысын калдыра.

Беренчедән, бөтен республикада бердәм тәртип кертелә. Максималь кыска документлар исемлеге гомум булачак, аннан башка берни дә таләп итәргә ярамый.

Икенчедән, карар кабул итү вакыты ун көнгә кадәр кими.

Өченчедән, кеше факторы булмаячак. Барлык документларны да дөрес тапшырган кеше җирне алачак.

Дүртенчедән, барлык резонанслы карарлар хакимият башлыклары белән килештереләчәк һәм аларның тыю хокукы бар. Алар халык проблемаларын һәм ихтыяҗларын яхшы белә, дидек. Шуңа күрә кичә генә көтү йөргән урында бернинди “кинәт” фабрикалар үсеп чыгуы мөмкин түгел.

Участокларны рәсмиләштерү өчен



Уфага барырга кирәкме?



Юк, кирәкми. Кешеләргә моны ничек эшләү өчен өч вариант каралачак.

Республика Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министр­лыгының территориаль идарәсе аша. Алар барлык шәһәр һәм районнарда күптән эшли һәм яңа йөкләнешне кабул итәргә әзер;

Күпфункцияле үзәкләр офислары аша;

Дәүләт хезмәтләренең республика порталы аша. Якын арада анда җир турында аерым бүлек эшли башлаячак. Һәркем, өйдән чыкмыйча һәм хәтта республиканың икенче төбәгендә яшәп, гариза бирә ала. Ягъни сезгә башкача авыл Советы рәисенә баш иеп барырга кирәкми, барлык документлар онлайн рәвештә җибәрелә һәм 10 көн дәвамында җавап алына.

Буш участоклар турындагы мәгълүматны каян алырга?

Бөтен мәгълүматны бер уңайлы таблицага туплыйлар, анда теләге булган һәркем үзенә кирәкле районны сайлый һәм кайсы участок­ларның буш булуын карый алачак. Якын арада бу исемлекне Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “Башкортстан Республикасы бизнесы һәм инвестицияләре” сайтларында күрә алачаксыз. Алар булдырылгач та бу турыда, һичшиксез, хәбәр ителәчәк һәм турыдан-туры сылтамалар урнаштырылачак. Исемлек даими рәвештә яңартылачак.



Бу кемгә файдалы?



Законны укысаң, аның бөтен намуслы кешеләр өчен файдалы булуын аңлыйсың. Кешеләр кирәксез һәм контрольсез бюрокра­тиядән, үзидарәчелектән, әшнәлектән котыла. Алар гадел һәм аңлаешлы кагыйдәләр, гади, үтәкүренмәле һәм бөтен төбәк өчен ун көн эчендә үткәреләчәк бердәм процедура ала.

Республика буш җирләрне тизрәк әйләнешкә кертә, бу бизнесны үстерү, салымнарны һәм эш урыннарын арттыру, ә кешеләр өчен учас­токлар – меңнәрчә яшь гаилә өчен фатир мәсьәләсен тиз хәл итү.

Участокларны арендага бирүдән һәм сатудан алынган акча шәһәрләр һәм районнар бюджетында кала. Республика казнасы бер тиен дә алмый.


Читайте нас