+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 октябрь 2020, 12:25

“Кешеләр тыңлашмый, һәрберсе белән талашыргамыни?”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстан Башлыгының Контроль идарәсе власть органнарының һәм ведомстволарга буйсынган оешмаларның санитар-эпидемиология хәвефсезлеге чараларын үтәвен тикшерә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстан Башлыгының Контроль идарәсе власть органнарының һәм ведомстволарга буйсынган оешмаларның санитар-эпидемиология хәвефсезлеге чараларын үтәвен тикшерә.
Кызганычка каршы, барлык оешмаларда да антиковид таләпләре үтәлми. Мәсәлән, “Вести-Башкортостан” журналистлары, тикшерүче белән Иглин районында булып, шундый хәлләрне ачыклаган.
Иглин районы поликлиникасының стоматология бүлегендә гадәти эш көне. Телевидение вәкилләре бер каршылыксыз эчкә үткән, беркем дә температура тикшермәгән, кулларны антисептик белән эшкәртмәгән. Коридорларда иркенләп йөреп килгәннән соң, алар антиковид инспекторының эшен күзәтергә булган.
“Кешеләр тыңлашмый, һәрберсе белән талашыргамыни?” – дип җаваплаган инспектор ни өчен кайбер кешеләрнең битлексез үтүе турындагы сорауга.
Авыл хакимияте бинасына кергәндә антиковид инспекторы бөтенләй булмаган. Антисептиклы дозатор да. Барлык хезмәткәрләрнең битлексез булуы күзәтелгән. Көтелмәгән кунакларны күргәч, шунда ук битлек киеп алган авыл хакимияте башлыгы температура үлчәүләре теркәлгән журналны тартып чыгарган, дезинфекция чарасы да "табылган".
Тикшерүчеләр авыл хакимияте башлыгына кисәтү ясаган. Алар әйтүенчә, мондый хәлләр сирәк күренеш түгел.
Ләкин уңай мисаллар да бар. Район хакимиятендә барысының да тиешле дәрәҗәдә оештырылуы ачыкланган.
Ә кагыйдәләрне бозучылар “кызыл исемлек”кә кертеләчәк, мәгълүмат төбәк җитәкчесенә җибәреләчәк.
Фото: rus.postimees.ee
Читайте нас