+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 октябрь 2020, 12:20

Рейдлар үткәрелде, үткәрелә һәм үткәреләчәк!

Башкортстанда битлек кию режимын тикшерү дәвам итә. Бүген республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов һәм Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Булат Исмәгыйлев Уфадагы төзелешләрдә булдылар.

Башкортстанда битлек кию режимын тикшерү дәвам итә. Бүген республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов һәм Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Булат Исмәгыйлев Уфадагы төзелешләрдә булдылар.
“Менделеевский” торак колексының төзелеш мәйданына рәсми вәкилләрнең кинәт килеп чыгуы эшчеләр өчен көтелмәгәнлек булды. Алар тикшерүчеләрне күрү белән төрле якка сибелде. Моның сәбәбе – күпсанлы кагыйдә бозулар.
Беренчедән, төзелеш мәйданына төзүчеләр, монолит салучылар, экскаваторчылар эшкә “теләсә кайдан” керә. Ә кагыйдә буенча, объектта контроль-үткәрү пункты булырга тиеш. Анда температура үлчәү, мәгълүматны махсус журналга язу, кулларны антисептик белән эшкәртү мотлак.
– Журналлар дөрес тутырылмый, эшчеләрдә битлекләр, хәтта каскалар юк, – дип билгеләде Ирек Сәгыйтов. – Контактсыз термометрларны үзебездә тикшердек, күбесе дөрес эшләми. Мондый рейдлар үткәрелде, үткәрелә һәм үткәреләчәк.
Ачыкланган кагыйдә бозулар буенча административ протоколлар төзеләчәк. Штрафлар 200 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: “Роспотребнадзор” идарәсе карары буенча гомум битлек кию режимы бүгеннән бөтен илдә игълан ителде. Кагыйдәләрне үтәү буенча рейдлар көчәйтелә, штрафлар ешрак салына башлады.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас