Быел республика башкаласының Киров районында "Башкортстан ихаталары" программасы кысаларында күпфатирлы 29 йорт алдында 9 территорияне төзекләндерәләр.
Узган ел тәҗрибәсен исәпкә алып, быел бу эштә комплекслы эшчәнлек алымы кулланылган - программага берьюлы берничә күпфатирлы йортны үз эченә алган ишегаллары кертелгән. Аларда территорияне төзекләндерү буенча гына түгел, башка төзекләндерү эшләре дә башкарыла.
Батыр урамы буенча 10, 10/1, 12, 14 санлы йорт ишегаллары - моңа ачык мисал. Ул шушы елга «Башкортстан ихаталары» программасына кертелген. Биредә эшләр август аенда башланган һәм хәзерге вакытта ахырына якынлаша, балалар мәйданчыгын урнаштырасы гына калган.
- Ишегалдын комплекслы ремонтлау безгә халык өчен уңайлы тирәлек булдырырга ярдәм итәчәк, - ди «Уфаның Киров районы торак-коммуналь хуҗалыгы» җәмгыяте директоры урынбасары Илшат Мөслимов. – Узган елда ук биредә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары ярдәме белән урам тренажерлары комплексы һәм күпфункцияле спорт мәйданчыгы урнаштырылды. Барлык эшләр дә халык белән киңәшләшеп алып барыла.
Бу вакыт эчендә биредә ишегалды территориясен төзекләндерү буенча зур эш башкарылган. Аерым алганда, асфальт катламы тулысынча алмаштырылган, машиналар йөрү өлешен һәм парковканы киңәйткәннәр, моның өчен законсыз металл гаражлар сүтелгән. Шулай ук видеокүзәтү монтажланган, сквер һәм аллея барлыкка килгән.
Әлеге ишегалды йортлары подъездларны капиталь ремонтлау программасына да кертелгән. Хәзерге вакытта 10 һәм 10/1 санлы йортлар подъездларында ремонт тәмамланган, ә 12нче йортта алар узган елда ук үткәрелгән. Моннан тыш, аларда лифтлар алмаштырылган.
- Мин ремонттан бик канәгать. Ул безнең подъездларда һәм ишегалдында үткәрелде, - ди Батыр урамындагы 10нчы йорт советы рәисе Винера Гафарова. – Без эштә актив катнаштык, чәчәкләр сайладык, подрядчыларның эшен контрольдә тоттык. Зур эш башкарылды.
Фото: "Башинформ"