+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 октябрь 2020, 07:45

"Наливайка"лар ябылып бетеп килә

Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы мәгълүматларына караганда, шушы елның тугыз аенда республикада спиртлы эчемлекләр сатылган 1035 сәүдә ноктасының эше тикшерелгән.

Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы мәгълүматларына караганда, шушы елның тугыз аенда республикада спиртлы эчемлекләр сатылган 1035 сәүдә ноктасының эше тикшерелгән.

Контролерлар төрле хокук бозуларның 236 очрагын теркәгән һәм 247 административ эш кузгаткан. Нәтиҗәдә, суд кагыйдә бозучыларны 4,9 миллион сумга штрафка тарттырган.



Чагыштыру өчен: былтыр бизнеска карата административ эшләр ике тапкыр диярлек күбрәк (435) кузгатылган, ә штрафлар суммасы 4,2 миллион сумга җиткән.



Конкрет хокук бозуларга килгәндә, аларның яртысы диярлек спиртлы эчемлекләрне «идән астыннан» сатуга туры килә. Тагын 56 очракта - кибеттә лицензия булмаган килеш, ә 29 очракта ЕГАИСта теркәлмичә генә хәмер сатканнар.



Иң киң таралган хокук бозулар арасында дүртенче урынны төнге сәгатьләрдә спиртлы эчемлекләр сату алып тора - рейдлар вакытында тикшерүчеләр шундый 16 очракны ачыклаган.



Башкортстан властьлары «наливайка»ларның (тәүлек буе эшләүче алкоголь кибетләренең) ябылуына ирешүен белдерде. Мондый биналар, кагыйдә буларак, торак йортларның беренче катларында урнашкан һәм төнлә сыра белән сәүдә иткән. Тирә-юньдәге йортларда яшәүчеләр анда килүчеләрнең ишегалларын хаҗәтханәгә әйләндерүләренә зарланды.



Нәтиҗәдә, төнге кибетләр, лицензияләрен яңадан рәсмиләштереп, төнлә эшләүдән туктаган. Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы мәгълүматлары буенча, 64 сәүдә ноктасы "гадәти" кибетләргә әверелгән. Кайбер бизнесменнар яңа эш кагыйдәләрен кабул итә алмаган һәм башта штрафка тарттырылган, ә аннары аларны бөтенләй лицензиясез калдырганнар. Башкортстанда алкоголь базарында катнашкан 14 кешенең төрле хокук бозулар аркасында лицензияләре тартып алынган.



Фото: visit-hm.ru


Читайте нас