+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 октябрь 2020, 16:15

Төп бурыч - инфекциягә каршы көрәш

Радий Хәбиров округ киңәшмәсендә катнашты.

Радий Хәбиров округ киңәшмәсендә катнашты.
23 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси характердагы мәсьәләләр буенча округ киңәшмәсендә катнашты. Видеоконференция форматында аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар Идел буе федераль округы төбәкләренең сәламәтлек саклау системаларының авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүгә әзерлеген тикшерде һәм актуальләштерде. Игорь Комаров сүзләренә караганда, бүген беренче чираттагы бурычлар рәтендә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы рекомендацияләрен төгәл үтәү. Тулы вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, ирекле койкалар фонды өлешен арттырырга, госпитализация структурасын оптимальләштерергә, авыруларны үз вакытында маршрутлаштырырга, шулай ук планлы медицина ярдәмен алу мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Кирәкле дару препаратлары сатып алу мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә.
Игорь Комаров шулай ук үз вакытында COVID-19ка тест үткәрү һәм лаборатория диагностикасы күләмен арттырырга кирәклеген әйтте. Башкортстанда авыруларны дәвалау өчен 4,5 мең койка әзерләнде.
19 октябрьдә үткәрелгән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә йогышлы чирләр стационары оештырырга һәм Уфаның 10нчы шәһәр клиник дәваханәсендә резерв койка фонды булдырырга кушты. Моннан тыш, декабрьдә сәламәтлек саклау системасы яңа инфекцион үзәктә өстәмә 300 урын алачак, ул Стәрлетамакта төзелә. Чарада, болардан тыш, тагын берничә мәсьәлә тикшерелде.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас