+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 октябрь 2020, 15:25

Туган авылы игелекле улы белән хушлашты...

Бүген Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында Уфа мэры Өлфәт Мостафинны җир куенына тапшырдылар.

Бүген Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында Уфа мэры Өлфәт Мостафинны җир куенына тапшырдылар.
Уфа хакимияте башлыгын туган авылында җирләүдә республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Башта мэр белән хушлашу Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында үтте.
Өлфәт Мостафинны соңгы юлга озатырга аның якыннары, хезмәттәшләре, авыл халкы җыелды. Якын дустын җирләгәндә хәтта республика Башлыгы да күз яшьләрен тыя алмады.
Җирләү санитар-эпидемиология таләпләрен үтәп, шул ук вакытта мөселман дине кагыйдәләренә ярашлы үткәрелде. Мәрхүм рухына күмәк дога кылынды.
Әйткәндәй, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин 35 көн дәвамында пневмония һәм яңа коронавирус инфекциясе катлаулылыкары белән көрәшкәннән соң вафат булды.
Кызганычка каршы, соңгы арада кемнеңдер вафат булуы турында бик еш ишетергә туры килә. Гади кешеләр дә китә, билгелеләр дә. Дөнья тарихында истә калырлык җиңел булмаган бу вакытта яшәгәндә һәркайсыбыз үзенә, якыннарына игътибарлы булсын, саклану чараларын онытмасын иде.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын...
Фото: https://proufu.ru/news/society/98014-v_bashkirii_pokhoronili_ulfata_mustafina/
Читайте нас