Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров битлек режимын үтәүне катгый контрольдә тотарга, кагыйдә бозучыларга протоколлар төзергә кушты.
Аларның саны турында отчетлар көн саен республика җитәкчесе өстәленә ятачак. Ул авырулар буенча күрсәткечләрнең кимүе күзәтелгән һәм битлек киюне катгый контрольдә тоткан Мәскәүне мисал итеп китерде.
Төбәк җитәкчесе протоколлар санын күзәтеп торачагын билгеләп үтте. “Мин Айда яшәмим, урамнар буйлап йөрим. Барысының да битлек киеп йөрмәвен күрәм. Протоколлар аз булса, мин бу эш сыйфатсыз башкарылган дип санаячакмын", - диде республика җитәкчесе.
Ул, шулай ук, предприятиеләргә һәм оешмаларга мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне читтән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим итте.
"Предприятиеләр, нигездә, “удаленка”га күчсен һәм кешеләрне өйдән торып эшләүгә җибәрсен иде. Болар - нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр, хроник авырулар булган кешеләр, йөкле хатын-кызлар”, — дип белдерде ул республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә.
Фото: irkutskmedia.ru