+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 ноябрь 2020, 12:05

Градусниклар “яхшы клиентлар” өчен генә сакланмас!

“Честный знак” товарларны маркировкалау системасының югары ихтыяҗ шартларында даруханә челтәрләре дистрибьютерлары заказлары агымы белән эшләп өлгерә алмавы ачыкланды.

“Честный знак” товарларны маркировкалау системасының югары ихтыяҗ шартларында даруханә челтәрләре дистрибьютерлары заказлары агымы белән эшләп өлгерә алмавы ачыкланды.
Шул ук вакытта складларда термометрлар күп саклана – биш меңгә якын электрон җиһаз үз сәгатен көтә, ә даруханәләрдә алар юк. Провизорларның “яхшы клиентлар” өчен продукцияне саклау очраклары да еш була.
Хәзер маркировкалау режимын булдыргач, хәлләр яхшыра бара.
Сәүдә һәм хезмәтләндерү министрлыгы хезмәткәрләре шәһәр даруханәләрендә градусниклар булуын тикшерде. Мониторинг нәтиҗәләре даруханәләрдә электрон термометрларның булуын күрсәтте. Башкортстанның сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Тимур Герасимов әйтүенчә, электрон термометрлар берничә генә булган даруханә пунктларында запасларны тутыру өчен складлар белән килешенгән.
“Башфармация”нең матбугат секретаре Юлия Әделмурзина әйтүенчә, дәүләт даруханәләрендә электрон термометрлар бар һәм аларның запасы даими тулыландырылып тора. 3000 данәле яңа партия даруханәләргә 1 ноябрьдә кайтарылды, тагын 6000 градусник кайтарылу 16 ноябрьдә көтелә.
Хәзер терекөмешле градусниклар илдә юкка чыгып бара, чөнки алар быелдан башлап башкача җитештерелми.
Фото: https://ufaved.info/articles/news/minpromenergo_bashkortostana_prokommentiroval_otsutstvie_gradusnikov_v_aptekakh/
Читайте нас