Хәзер өйдән чыгып торасы да юк.
Федераль кадастр палатасы (ФКП) башлыгы Вячеслав Спиренков белдерүенчә, күчемсез милеккә документларны өйдән торып кына заказ биреп эшләтү мөмкин булачак.
Аның сүзләренә караганда, хәзер ФКП белгечләре гражданнарны күчмә кабул итү һәм документларга заказ алу буенча онлайн-сервисны эшләтеп җибәрүгә әзерләнә.
Ул билгеләп үткәнчә, милекне теркәү буенча күчмә хезмәт күрсәтүгә иң зур ихтыяҗ пандемиянең беренче этабында булган.
"Онлайн-сервис эшкә кушылгач МФЦга барырга, кирәкми. Кадастр палатасы белгечен чакыртасың, ул килә һәм документлар пакетын кабул итә, ә берничә көннән соң белгеч әзер документларны өегезгә алып килә", - дип яза "Российская газета", Вячеслав Спиренков сүзләренә таянып.
Хәзердән үк күчмә хезмәт күрсәтү заказын бирү өчен Кадастр палатасы офисына шалтыратырга мөмкин.
Шулай итеп, милекне, инструкцияләр буенча һәм белгечләр ярдәмендә гади форманы тутырып, онлайн рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
Фото:ТАСС.