+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 ноябрь 2020, 11:25

Мәдәни, спорт чараларын үткәрмәскә!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларны һәм муниципалитет башлыкларын барлык очрашуларны һәм кеше күп җыела торган чараларны үткәрмәскә чакырды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларны һәм муниципалитет башлыкларын барлык очрашуларны һәм кеше күп җыела торган чараларны үткәрмәскә чакырды.

Бүген оператив киңәшмәдә ул, республикада коронавирус белән бәйле хәл нык катлауланды, дип белдерде.

"Мин муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Барыгыз да барлык концертларны, барлык спорт, мәдәни чараларын да ябыгыз. Сез, гомумән, хәзерге хәлнең язгы вакыттан күпкә начаррак булуын күрәсез.

Барысы да бик катлаулы бара. Бездә үлүчеләр саны күрсәткече шактый югары. Кешеләр бик күп үлә. Атна саен берничә кешене озатабыз. Шуңа күрә минем үтенечем шундый: чараларны үткәрмәскә, мөмкин булганның барысын да киметергә. Безнең һәр очрашуыбыз соңыннан аянычлы нәтиҗә бирә ала, мин киңкүләм чараларны күз алдында тотам. Кыскартыгыз!”, — дип белдерде Хәбиров.

Фото: горобзор
Читайте нас