+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 ноябрь 2020, 18:30

Озак эшләргә әзерләнегез!

«Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан буенча бүлекчәсенең волонтерлык колл-үзәгенә коронавирус пандемиясе башланганнан бирле республиканың 90 меңнән артык кешесе мөрәҗәгать иткән.

«Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан буенча бүлекчәсенең волонтерлык колл-үзәгенә коронавирус пандемиясе башланганнан бирле республиканың 90 меңнән артык кешесе мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта партиянең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

8 (800) 201-89-03 номеры буенча эшли торган колл-үзәктә республика табиблары өчен социаль-психологик һәм хокукый ярдәм мәсьәләләре, шулай ук Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарына айлык акчалата компенсация түләү буенча "кайнар линия" ачтылар. Моннан тыш, биредә суррогат хәмер сату урыннары турында битараф булмаган гражданнардан сигналлар кабул ителә.

Партия башкарма комитеты, шулай ук, хәвеф төркеменә кергән кешеләрнең үзизоляция режимын үтәвен контрольдә тоту өчен автоматик колл-үзәкне эшләтеп җибәрергә планлаштыра.

22 октябрьдән "Табиблар турында кайгырту белән" акциясе старт алды, аның кысаларында 2 500 медицина белгече - чәй җыелмалары, ә аз керемле 1500 пациент кирәкле гигиена чаралары алды. 6 ноябрьдән Уфа ашыгыч ярдәме фельдшерлары, салкын чорда чакырулар вакытында эшләү уңайлы булсын өчен, шәхси саклану костюмнары астыннан кияргә 800 термокием комплекты алачак.

26 октябрьдә "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге «Медиклар ковидка каршы" онлайн-лекторийны башлап җибәрде. Эфирга пандемия вакытында "кызыл зона"да эшләгән табиблар чыга. Туры эфирда коронавирус таралуга каршы тору буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар, киңәшләр яңгырый. Лекцияләрне 100 меңнән артык кеше карады инде.

«Хәстәрлек картасы» буенча адреслы ярдәмгә гаризалар кабул итү дәвам итә. «Безнең хәстәрлек» волонтерлык үзәге бөтен республика буенча аз керемле пенсионерлар һәм инвалидлар өчен 1 573 азык-төлек җыелмасы китергән. Гомумрусия халык фронты белән берлектә бу атнада хәвеф төркеменә керүчеләр өчен 100 мең медицина битлеге китерүне оештыралар. Шулай ук өйдә дәваланучыларга дарулар китерүне оештыру планлаштырыла.

- Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, киләчәктә дә сезгә ярдәм итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров. - Яздагы кебек, барлык ресурсларны да җәелдерегез һәм озак эшләргә әзерләнегез.

Фото:cont.ws
Читайте нас