+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 ноябрь 2020, 11:30

Студентлар дистанцион укуга күчә

Бу карар кемнәргә кагыла?

Бу карар кемнәргә кагыла?

Бүген Хөкүмәт йортында узган оператив киңәшмәдә мәгариф учреждениеләрендә COVID-19 авырулары саны арту сәбәпле кабул ителгән карар турында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, көн саен югары уку йортларында чир йоктырган 30-50 кеше теркәлә. Чыгарылыш курс студентларын укыту форматы буенча карарны югары уку йортлары җитәкчелеге кабул итә.

Төбәкнең урта махсус уку йортларында авырулар саны арту зур түгел, шуңа күрә училище һәм техникум студентлары укуны көндезге режимда дәвам итәләр.

Исегезгә төшерәбез: яңа уку елы башлану белән югары уку йортларының бакалавриат һәм магистратурасында белем алучы беренче курс студентлары, шулай ук колледжларның беренче һәм чыгарылыш курслары көндезге укуга чыкты. Калганнар дистанцион белем алды.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу уку елында урта махсус уку йортларында - 94 меңгә якын, вузларда 98 мең тирәсе студент белем ала.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас