+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 ноябрь 2020, 16:30

Уфада ике сәүдә үзәгенең эшчәнлеге туктатылды

Илнең Баш санитар табибының 2020 елның 16 октябрьдәге карары белән Русия территориясендә булган кешеләр өчен җәмәгать урыннарында – транспортта, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш алу органнарын саклау максатында гигиена битлекләрен мотлак киеп йөрү бурычы кертелде. Бу карар 28 октябрьдән көченә керде.

Илнең Баш санитар табибының 2020 елның 16 октябрьдәге карары белән Русия территориясендә булган кешеләр өчен җәмәгать урыннарында – транспортта, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш алу органнарын саклау максатында гигиена битлекләрен мотлак киеп йөрү бурычы кертелде. Бу карар 28 октябрьдән көченә керде.
Әлеге таләп 27 октябрьдә Башкортстан Башлыгы карары белән “Яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле Башкортстан Республикасында “Югары әзерлек” режимын кертү” турындагы Указына кертелде. Аңа ярашлы, гражданнар, өйләреннән тыш, кеше күп булган барлык урыннарда, транспортта, таксида, парковкаларда, лифтларда, сәүдә объектларында, финанс оешмаларында, МФЦларда битлектә йөрергә тиеш. МФЦларда перчаткалар да кию мотлак.
Бу кагыйдәләрне бозган өчен Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына ярашлы җаваплылык каралган. Гражданнар өчен - 1-30 мең, шәхси эшкуарларга - 30-50 мең, юридик берәмлекләргә 100-300 мең сум штраф билгеләнгән.
Икенчегә хокук бозган өчен гражданнарга - 15-50 мең сум, шәхси эшкуарларга һәм юридик берәмлекләргә 500 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр штраф яисә эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору каралган.
Бу таләпләр үз көченә кергәннән соң эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм власть органнары вәкилләре тарафыннан битлек кию режимын бозу буенча 700дән артык протокол төзелгән.
ОРВИ һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар күбәю сәбәпле, кулланучылар секторы предприятиеләрендә хезмәткәрләр һәм анда килгән кешеләрнең битлек режимын үтәве буенча контроль көчәйтелгән.
31 октябрьдән 1нче ноябрьгә төндә Башкортстан Башлыгы указы белән эшчәнлекләре чикләнгән җәмгыять туклануы объектларына карата тикшерүләр үткәрелгән. Указга ярашлы, алар кичке 23 сәгатьтән иртәнге алтыга кадәр эшләмәскә тиеш. Өч оешмага карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган.
Шулай ук Уфада 1 ноябрьдә сәүдә үзәкләрендә дә тикшерүләр оештырылган. Алар барышында 8 оешмага карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган.
Иң еш бозылган кагыйдәләр: термометрия контроле булмау, битлек кию режимын үтәмәү, биналарны эшкәртү буенча алып барылган журналларны тутырганда перчаткалар булмау. Нәтиҗәдә, Уфаның Орджоникидзе һәм Ленин районнарындагы “Меркурий” һәм “Заречный” сәүдә үзәкләренең эшчәнлеге кагыйдә бозулар төзәтелгәнгә кадәр туктатылды.
Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Фото: gorinkom.ru
Читайте нас