Республика Башлыгы Радий Хәбиров киңкүләм чараларны үткәрмәскә, битлек режимын мотлак үтәргә чакырды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларны һәм муниципалитет башлыкларын барлык очрашуларны һәм кеше күп җыела торган чараларны үткәрмәскә чакырды. Кичә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә ул, республикада коронавирус белән бәйле хәл нык катлауланды, дип белдерде.
“Мин муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Барыгыз да барлык концертларны, спорт, мәдәни чараларны ябыгыз. Сез, гомумән, хәзерге хәлнең язгы вакыттан күпкә начаррак булуын күрәсез. Хәлләр бик катлаулы... Бездә үлүчеләр саны күрсәткече дә шактый югары. Атна саен берничә кешене югалтабыз. Шуңа күрә минем үтенечем шундый: ул чараларның берсен дә үткәрмәскә. Безнең һәр очрашуыбыз соңыннан аянычлы нәтиҗә бирә ала, мин киңкүләм чараларны күз уңында тотам. Кыскартыгыз!”, — дип белдерде Радий Хәбиров.
Ул битлек режимын үтәүне катгый контрольдә тотарга, кагыйдә бозучыларга карата мотлак протоколлар төзергә кушты һәм аларның санын шәхсән күзәтеп торачагын билгеләп үтте. Ул, шулай ук, битлек режимын бозучыларга, Административ хокук бозулар турында кодексның 20.6.1. статьясына ярашлы, зур гына штрафлар янавын да хәтергә төшерде. “Мин Айда яшәмим, урамнар буйлап йөрим. Һәркем дә битлек кими. Протоколлар аз булса, бу эш сыйфатсыз башкарылган, дип санаячакмын”, — диде республика җитәкчесе.
Ул предприятиеләргә һәм оешмаларга мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне читтән торып эш форматына күчерергә тәкъдим итте. “Куша алмаганнарга тәкъдим итәм: предприятиеләр, нигездә, “удаленка”га күчсен һәм аеруча хроник авырулары булганнарны өйдән эшләүгә күчерсеннәр иде”, — дип белдерде төбәк җитәкчесе.
“Пандемия башланганнан бирле Башкортстанның 10 956 кешесендә коронавирус авыруы ачыкланган. Соңгы тәүлек эчендә үсеш 93 кеше тәшкил итте. Республиканың ковид-госпитальләрендә 226 пациент дәвалана, шуларның 193е – авыр хәлдә. Интенсив терапия бүлегендә 14 авыру, икесе — ИВЛда”, — дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Бер тәүлек эчендә тугыз кеше савыгып чыккан, үлүчеләр юк. Хәзерге вакытта Башкортстанда коронавируслы пациентлар өчен 4 780 койка әзерләнгән, койка фондының 82 проценты тулы.
Ковид-госпитальләрдә авырулар гына дәваланырга тиеш, амбулатор дәвалануга күчерергә мөмкин булган пациентларны стационардан тиз арада чыгарырга кирәк, диде Радий Хәбиров. “Амбулатор режимны катгыйландырыгыз. Төрле бәяләүләр буенча, бездә стационарларда булган кешеләрнең 10-20 проценты — амбулатор дәвалана алучылар. Өстәвенә, Президент карары буенча, COVIDтан амбулатор дәваланучылар бушлай дару алырга хокуклы. Баш табиблар белән бу эшне ахырына җиткерегез. Безнең койка фонды чынлыкта ярдәм кирәк булган кешеләрне дәвалау өчен файдаланылырга тиеш”, — дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, республикада коронавирус шартларында беренчел звено нык зыян күргән. “Без аңлыйбыз, безнең беренчел звено бик арыды. Ягъни анда бик күп медицина хезмәткәрләре авырый”, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Ул медицина учреждениеләренә ярдәмгә 120 автомобиль бүленүен хәбәр итте. Шулай ук медицина университеты студентларын эшкә җәлеп итү турында карар кабул ителүен искә төшерде. БДМУ ректоры Валентин Павлов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 1277 ординатор эшкә урнаштырылган. Шуларның 200е — беренчел звенода, 116сы — ковид-госпитальдә, 380е районнарда беренчел звенода эшли. Узган атнада 567 ординатор эшкә җибәрелде, дип өстәде ул.
“Әгәр дә нинди дә булса студент каршы килә икән, мәҗбүриләмәгез, андыйларны эшкә җәлеп итмәгез. Бу — эшкә бик күп укучылар килде. Бу — зур ярдәм. Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәгәндә аларга җаваплырак булырга кирәк”, — дип билгеләп үтте республика Башлыгы.
Чарада югары уку йортлары студентлары дистанцион укуга күчереләчәге билгеле булды. Эпидемиологик хәлгә бәйле, каникуллардан соң 6-11нче сыйныф укучыларын да “удаленка”га күчерергә мөмкиннәр.
Киңәшмәдә, шулай ук, “Башкортстан ихаталары” программасы үтәлеше, эшкуарларга ярдәм, юл төзелеше һәм башка мәсьәләләр каралды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.