Андрей Назаров, агымдагы елның авыр булуына карамастан, уңышның югары булуын ассызыклады.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә бүгенге авыл хуҗалыгы тармагы турында фикерләрен язды.
"Агымдагы ел җиңел булмады. Җәй корылык нәтиҗәсендә 17 районда гадәттән тыш хәл режимын кертергә туры килде. Шулай булуга карамастан, узган еллардагыдан да күбрәк ашлык җыеп алдык. Болар автопаркның яңартылуына, бик күп эшләр автоматлаштырылуга бәйле. Бу очракта эшләр элеккечә һава торышына бәйле түгел.
Шәһәр базарларында сыйфатлы азык-төлек булсын өчен әлеге тармакны модернизацияләү кирәклеген аңлыйбыз. Бүген авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдым. Киләчәктә дә алынган темпны югалтмабыз, дип ышанам. Алдагы еллар җиңелрәк булыр, дип өметләнәм", - дигән ул.