2019 елда «Башкортстан ихаталары» проектын гамәлгә ашыруны республика Башлыгы Радий Хәбиров -3 билгесенә бәяләде. Агымдагы елда муниципалитетларның хаталар өстендә эш алып бару һәм югары балл алу өчен бик аз вакыт калды.
Бөре шәһәренең Тынычлык урамы, 148 адресы буенча урнашкан ихата территориясен төзекләндерүдә җитешселекләр ачыкланган.
Муниципаль контракт төзелгәннән соң подрядчы оешмага берничә тапкыр претензия хатлары җибәрелгән, контрактны үтәү срогы чыккан өчен 107909,45 сум күләмендә пеня исәпләнгән. Проектлаудагы хаталар аркасында яңгырдан соң подъезд каршында зур күлләвек җыелган, ул подвалга агып төшкән.
Римма Юрьева, Бөре шәһәрендә яшәүче:
- Мин беренче катта яшим һәм бөтен су подвалга төшә. Өйдә дым, паласларым юеш. Инде вак чебен чыкты, начар ис килә. Мин тәрәзәләрне ачарга мәҗбүр, башкача мөмкин түгел.
Әлеге ишегалдында ремонтны нәкъ бер ел элек төгәлләгәннәр, әмма бу вакыт эчендә биредә яшәүчеләр проблемасын хәл итеп булмаган. «Башкортстан ихаталары» проекты буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын республика Башлыгы тәнкыйтьләде һәм хаталарны бетерү бурычын куйды.
Фото: "Башинформ"