+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 ноябрь 2020, 17:15

“Радуга” үзәге ябылды

"Антиковид" кагыйдәләрен бозу ачыклану сәбәпле, Уфаның популяр төзелеш үзәгенең эшчәнлеге туктатылды.

"Антиковид" кагыйдәләрен бозу ачыклану сәбәпле, Уфаның популяр төзелеш үзәгенең эшчәнлеге туктатылды.

Уфа шәһәренең Калинин районында популяр “ Радуга” төзелеш үзәген яптылар. Моның сәбәбе — "антиковид" кагыйдәләрен бозу.

Карар республика Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы тарафыннан үткәрү режимы, килүчеләрнең термометриясе, битлекләрне куллану таләпләрен үтәүне тикшерү буенча рейд барышында кабул ителде.

“Әлеге фактлар буенча административ хокук бозулар турында эш кузгатылды. Базар кисәтүләрне бетергәнче үз эшчәнлеген туктатты", — дип билгеләп үтте контроль чаралар бүлеге башлыгы Владимир Сайгак.

Билгеле булуынча, тикшерүләр республика Башлыгының 18.03.2020 ел, № УГ-111 Указы чыкканнан соң башланды. 6 ноябрьгә Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы хезмәткәрләре хакимият һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән берлектә 60 489 оешма тикшергән, аларда 518 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Фото: Пресс-служба Минторга РБ
Читайте нас