Киләсе атнадан үзизоляция режимын кайтарырга ниятлиләр. Шулай була калса, кемнәргә өйдән чыкмаска туры киләчәк?
Киләсе атна башыннан, 9 ноябрьдә, өлкән яшьтәге һәм хроник авырулар өчен үз-үзен изоляцияләүнең катгый режимын билгеләргә әзерләнәләр. Мондый карар коронавирус инфекциясенә каршы республика оператив штабы тарафыннан кабул ителде, дип хәбәр итте төбәк парламенты рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров.
Сәясәтче билгеләп үткәнчә, чараларны катгыйландыру "пандемиянең кискенләшүе, "Роспотребнадзор" киңәшләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкән яшьтәге гражданнарда чирнең авыррак формалары турындагы мәгълүматлары белән" бәйле.
- Киләсе атнадан 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авыруларга үз-үзен тулысынча изоляцияләү турында республика оператив штабы карары әзерләнә, - дип язды Әхмәдинуров үзенең Фейсбугтагы битендә.
- Кибеткә һәм даруханәгә бару өчен көндезге вакытта "бәхетле сәгать" кертү планлаштырыла. Рөстәм Әхмәдинуров шуңа кадәр барлык планлаштырылган сәфәрләрне башкарырга киңәш итте, чөнки "алга таба, ким дигәндә, ноябрь ахырына кадәр, өйдә калырга туры киләчәк".