COVID-19 белән бәйле начар хәбәрләрдән арыган бер мәлдә сөенечлесен ишетү шундый тансык.
Яр Чаллыда 102 яшьлек Зәрига Таштамирова коронавирус белән авырган. Өлкән яшьтәге ханымны 24 октябрьдә уртача авырлыктагы ике яклы вируслы пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә салалар. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коронавирустан тыш, аның хәле җитди авырулары белән дә катлаулана. Ләкин йөзьяшәр әби бирешми. Хәле интенсив терапия кулланмый да тиз арада яхшыра.
Шушы көннәрдә Зәрига әби дәваханәдән чыккан. Табиблар билгеләвенчә, олы яшьтәге апага каһәрле чирне җиңүдә рух ныклыгы ярдәм иткән.
Фото: minzdravrt