+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 ноябрь 2020, 16:10

Азат Җиһаншин: "Кош гриппы республика чикләреннән 10 чакрымда"

Идел буе федераль округында, Урал федераль округында кош гриппы буенча хәл киеренке кала бирә. Күрше Чиләбе өлкәсе, Татарстан, шулай ук Курган, Саратов, Омск өлкәләре территорияләрендә авыру чыганаклары теркәлгән. Шушы уңайдан Башкортстан Республикасы ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншинга күрше төбәкләрдә кош гриппы таралу аркасында килеп туган вәзгыятькә кагылышлы бирелгән сорауларга җаваплар беркемне дә битараф калдырмас.

Идел буе федераль округында, Урал федераль округында кош гриппы буенча хәл киеренке кала бирә. Күрше Чиләбе өлкәсе, Татарстан, шулай ук Курган, Саратов, Омск өлкәләре территорияләрендә авыру чыганаклары теркәлгән. Шушы уңайдан Башкортстан Республикасы ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншинга күрше төбәкләрдә кош гриппы таралу аркасында килеп туган вәзгыятькә кагылышлы бирелгән сорауларга җаваплар беркемне дә битараф калдырмас.

- Кошлар гриппы ни дәрәҗәдә куркыныч һәм бу уңайдан илдә хәл шулкадәр җитдиме?

- Русиядә хайваннар һәм кош-кортның аеруча хәвефле авырулары буенча бик авыр хәл килеп туды. Соңгы чорда кош гриппы буенча хәл кискенләште - бу авыл хуҗалыгы кошларының барлык төрләре авырый торган вируслы авыру. Инфекциянең аеруча хәвефе шунда ки, ул 100 процент үлем белән тәмамлана диярлек. Бик тиз тарала. Узган ел Русиянең төрле төбәкләрендә биш авыру учагы ачыкланды, быел алар 75! Бу безне сагайтырга һәм мобилизацияләргә тиеш. Күрше төбәкләрдә – Чиләбе өлкәсендә һәм Татарстанда кош гриппы ачыкланган. Соңгы өч атнада Татарстанның дүрт районында авыру учаклары беленде. Әйтик, күрше республиканың Мөслим районындагы учак безнең Бакалы районыннан 10 километр ераклыкта урнашкан. Республикада бу инфекцияне йоктыру куркынычы беркайчан да болай кискен тормады.

- Башкортстан территориясендә кош гриппын булдырмау буенча нинди чаралар курелде дә инде?

- 5 ноябрьдә районнар белән онлайн режимда республика киңәшмәсе үткәрелде. Чарада район хакимиятләре башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасарлары, кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары һәм, әлбәттә инде, ветеринария станцияләре начальниклары катнашты. Киңәшмә барышында ничек эшләргә тиешлегебез, беренче чиратта, авыру таралуга юл куймас өчен нинди адымнар ясарга кирәклеге җентекләп аңлатылды. Бүген хәлне җентекләп күзәтергә, бернинди очракны та яшермәскә кирәк. Тагын нәрсә куркыныч, хәзер нәкъ менә кошлар җылы якка оча, авыру кыргый фаунага китте һәм төп таратучылар анда. Төбәктә яшәүче һәр кешегә инфекциягә шик тудыручы барлык хәлләр турында хәбәр итү мөһим. Бу хакта ветеринария станцияләренә бердерергә кирәк.

Моның өчен төбәктә кайнар линия телефоны эшли - 8 800 77 55 828, шалтырату бушлай.

- Төбәктә кош гриппы чыганагы барлыкка килүгә юл куймас өчен халыкка төп киңәшләр нинди?

- Йорт кошын тышка чыгармый асрауга күчерү;
- Кыргый кошлар, шулай ук күгәрченнәр, каргалар, чыпчыклар белән контактны булдырмаска;
- Тере кош-кортны, терлек азыгын теләсә кайдан сатып алмаска;
- салкыннарны көтмичә, йорт кошларын чалуны тизрәк үткәрергә;
- авыру факты булса, шунда ук ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Инфекциянең клиник билгеләре - кош-кортның ашайдан баш тартуы, температурасы күтәрелү, үлүе.

Хәзер бөтен халык белән бергә үз авылларын, урамнарын, районнарын бу куркыныч инфекциядән саклау мөһим.

Фото: pixabay.com
Читайте нас