Бүген Башкортстан Башлыгы Баймак районында эш сәфәрендә.
Радий Хәбиров Баймак районына эш сәфәре вакытында Темәс авылында мәйданы 3,4 мең квадрат метрдан артык булган бассейнлы заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү эшен тизләтергә кушты. Комплекс бәясе якынча 260 миллион сум тәшкил итәчәк.
«Али-мастер» җәмгыяте генподряд оешмасы директоры Салават Шаһмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, җир участогы бүлеп бирү һәм аның статусын теркәү мәсьәләсен бер ай эчендә хәл итә алганнар. Яңа ФОК проектын техник экспертизага җибәрделәр. Мәйданчыкта әзерлек эшләре 6 ноябрьдә старт алды. Әлегә төзүчеләр булачак фундаментны билгеләү белән шөгыльләнә.
Башкортстан Башлыгы булачак спорт комплексы өчен хезмәткәрләр эзләү эшен башларга кушты, аны 2021 елның җәй азагында ачарга планлаштыралар.
Темәс халкы Радий Хәбировка авыл ихтыяҗларына игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы авыл клубына яңа музыка җиһазлары сатып алырга ярдәм итәргә кушты, әмма катлаулы эпидемиологик хәл аркасында барлык зур чараларны, шул исәптән Яңа ел чараларын да, әлегә кичектерергә туры киләчәк, дип билгеләп үтте.
Темәслеләр шулай ук Баймак районында туып-үскән җырчы Бибисара Азаматова истәлеген мәңгеләштерүне сорадылар. Радий Хәбиров авыл урамнарының берсенә җырчы исемен бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
- Миңа Темәс ошый, матур, көчле авыл. Биредә кече ватанын чын-чынлап яратучы кешеләр яши, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Авыл урамнарын тагын да матуррак итү өчен яшелләндерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Темәс авылында Башкортстан Башлыгы йөзләү плитәләре җитештерүне карады, аны шәхси эшкуар Ишдәүләт Гыйбадәтов оештырган.
Баймак районында законсыз рәвештә табигать ресурсларын чыгару темасы аеруча кискен торды. Бу мәсьәләне Радий Хәбиров катнашлыгында хәл итү мөмкин булды. Хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, республика Хөкүмәте һәм урындагы хакимиятнең берлектәге эш-гамәлләре нәтиҗәсендә муниципалитеттагы законсыз карьерлар бетерелгән. Гамәлдәге эшмәкәрләр бары тик лицензия кысаларында гына эшли.
– "Кара казучылар"дан котылу - безнең төп максат иде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Хәзер закон буенча эшләүчеләргә, намуслы эшкуарларга ярдәм итәчәкбез. Моннан тыш, безгә сәнәгать патриотизмын үстерергә кирәк. Үзебездә җитештерелә торган әйберләрне, беренче чиратта, үзебез кулланырга тиеш.
Ишдәүләт Гыйбадәтов сүзләренә караганда, эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, аның продукциясенә ихтыяҗ кимегән. Радий Хәбиров Башкортстанда масштаблы төзекләндерү программалары гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Материалларны сайлаганда, төзелеш оешмалары республика территориясендә эшләүче җитештерүчеләргә өстенлек бирә. Төбәк җитәкчесе Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка Баймакта чыгарылган плитәләрне сатып алу мөмкинлеген өйрәнергә кушты.
Фото: glavarb.ru