Республика Башлыгы "В контакте" челтәрендәге сәхифәсендә әледән-әле үзенең уй-фикерләрен яза.
"Русия Президенты Хакимиятендә эшләгән елларыма рәхмәтлемен. Анда эшләүчеләрнең барысы да нинди генә хәлдә дә ... кыю эш итү тәҗрибәсе ала, үз чишелешеңне көчләп тагарга, ә вакыйгалар агышына барырга түгел. Ковид белән көрәшнең катлаулы ситуациясендә без дә шулай ук эшлибез. Ресурслар чикле булуга, табиблар җитмәүгә, кешеләрнең арыганлыгына карамастан. Стәрлетамакта госпиталь төзелеше ышанычлы рәвештә әйтелгән вакыт эчендә тәмамлануга таба бара. Һәм без аны төзи башлап ялгышмадык. Ковид буенча Стәрлетамакта хәл иң катлаулылардан санала", - дип язган Радий Хәбиров бүген үз сәхифәсендә.
Фото: vk.com