Башкортстанда геопарклар инфраструктурасын үстерүгә 800 миллион сум акча җәлеп итәргә планлаштыралар.
Башкортстанның «Янган-тау» һәм «Торатау» геопарклары территориясендә шәхси инвесторлар хисабына 40ка якын инфраструктура объекты төзергә планлаштыралар. Фаразланган инвестицияләр күләме - 800 миллион сум. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләде.
- «Геопарк резиденты» терминын закон нигезендә беркетергә кирәк. Хәзер инвесторларның әлеге статусын алу механизмы эшләнә, - диде Андрей Назаров.
Ул реестрга кертелгәннән соң, инвесторга тиешле преференцияләр: юридик затның гадиләштерелгән теркәлүе, сәүдә һәм преференциаль режимсыз җир участогы алу, шул исәптән процент ставкасын субсидияләү, залог фонды, грант ярдәме булачак, дип өстәде.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, икенче елга Башкортстанда узачак Бөтендөнья фольклориадасын үткәргәнче Салават районында - Кәрвансарай, Гафури районында - Таш-асты һәм Ишембай районында Шихан этноавылларын төзү бурычы куелган.
- Хәзер чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен грантлар бүлеп бирү концепциясе эшләнә. Шулай ук инвесторларга туристик инфраструктура объектларына субсидияләр бирү мөмкинлеге карала, - дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.
Башкортстан Хөкүмәте ягыннан геопарклар һәм алар янәшәсендәге территорияләр чикләрендә объектлар комплексы төзү планлаштырыла. 70 объектның исемлеге инде формалаштырылган һәм аларны финанслау механизмнары билгеләнгән.
Фото: pravitelstvorb.ru