Радий Хәбиров Баймактагы эш сәфәре барышында мәгариф өлкәсен дә читтә калдырмады.
Баймакта балалар бакчасы белән берләштерелгән 5нче мәктәп 2019 елның октябрендә ачылды. Башкортстан Республикасының 100 еллыгына 10 ай эчендә өч катлы яңа бина төзелгән. Муниципалитет өчен уникаль объект барлык заманча стандартларга җавап бирә. Биредә медпункт, китапханә, спорт залы, зур ашханә бар, янәшәдәге территориядә уен һәм гимнастика мәйданчыклары, резин өслекле футбол һәм баскетбол мәйданчыклары урнашкан. Мәктәптә 282 бала укый, балалар бакчасына 120 бала йөри.
Баймак районы хакимиятенең мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Зәйнуллин сөйләвенчә, муниципалитет мәктәпләрендә бердәм санлы белем бирү мохите актив рәвештә кертелә: дәресләрнең электрон расписаниесе, сыйныф журналы, укучы көндәлеге, йөреш контроле һәм башкалар. Карталар ярдәмендә мәктәп ашханәләрендә акчасыз түләү системасын җайга салуга ирешкәннәр.
Радий Хәбиров "Спорт көрәше – мәктәпләр" проекты кысаларында кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган тренировка залын карады. Тренер Илшат Вәлитов сөйләгәнчә, бу Баймактагы икенче зал. Ике мәйданчыкта спорт көрәше белән 70тән артык яшь спортчы шөгыльләнә, милли көрәш белән 120дән артык кеше шөгыльләнә. Тагын бер тренер Альмир Ишниязов көрәш секциясенә микроавтобус бүлеп бирү мөмкинлеген карауны сорады. Башкортстан Башлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Фото: glavarb.ru