+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 ноябрь 2020, 18:10

Ниһаять, ачкычлар алдылар!

Уфа районының Булгаково авылында "Новобулгаково" торак комплексында 31нче санлы йорт хуҗаларына - 48 кешегә фатир ачкычлары тапшырылды.

Уфа районының Булгаково авылында "Новобулгаково" торак комплексында 31нче санлы йорт хуҗаларына - 48 кешегә фатир ачкычлары тапшырылды.

Дүрт катлы торак йорт «Русия гаиләсе өчен торак» программасы кысаларында төзелде. Объектны тапшыру 2016 елда планлаштырылган иде, әмма «Стройвертикаль» җәмгыяте объектны вакытында тапшырмады, нәтиҗәдә, бөлгенлеккә төште. Предприятиегә тышкы идарә кертелде.

Ул вакытта 17 күпфатирлы йорт (өлешләп төзүдә катнашкан 500дән артык кеше) төзелеп бетмәде.

Проблеманы хәл итү өчен предприятие активлары — инженер челтәрләре, җир участоклары сатылды.

Бүген фатирлар әзер, тик бизәкләү эшләрен анда яшәүчеләр үзләре ахырына җиткерәчәк.

Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров билгеләп үткәнчә, бүген дольәиклар өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга булды.

"Ачкычлар тапшырганда яңа йортка күчүчеләрнең күзләрендә шатлык күрдем, рәхмәт сүзләре ишеттем. Халык дүрт ел көтте, газапланды һәм өметләнде. Республика Хөкүмәте ярдәме белән финанс мөмкинлекләр тупланган, берничә карар кабул ителгән, әмма болар барысы да төзелешне тәмамларга һәм алданган өлешчеләр тарихын ябарга мөмкинлек бирә. Бизәкләү эшләре белән бәйле сораулар кала, таунхаус сатып алучылар үз торагын көтә, төзүче әлеге мәсьәләне ел ахырына кадәр хәл итәргә вәгъдә бирде. Хәзерге вакытта документлар Росреестрга тапшырылган, милекчеләр милеккә хокук турында таныклык алачак, шуннан соң газ тәэминаты мәсьәләсе хәл ителәчәк. Шулай ук тормыш өчен уңайлы шартлар тудыру — юллар, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү дә игътибар таләп итә", - диде Вилорий Угаров.

Фото: bashinform.ru



Читайте нас