+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 ноябрь 2020, 10:00

Иртәгәдән яңа чикләүләр кертелә

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр турында игълан итте.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр турында игълан итте.

«Агымдагы вәзгыять безгә билгеле бер үсеш дәрәҗәсенә чыгуыбыз турында сөйли. Без нинди дә булса чикләүләр куярга кирәклеген аңлыйбыз», - диде ул.

Хәзер 65 яшь һәм аннан да өлкәнрәк, шулай ук хроник авырулар өчен үзизоляция режимы мәҗбүри булачак. Алар урамга 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр генә чыга ала.

"Кайбер өлкәннәребез эштә бик кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, аның бу вакытта ни өчен эшкә чыгуы турында белешмәсе булырга тиеш", - диде Радий Хәбиров.

Шулай ук, төбәк җитәкчесе, битлек кию мәҗбүри таләп булып тора, дип ассызыклады. Югыйсә, административ җәза биреләчәк.

«Без монда күпчелек мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Шулай да бездә кешеләр битлек кияргә кирәклеген аңламый әле", - диде ул.

Яңа режим иртәгәдән үз көченә керә.

Фото: горобзор
Читайте нас