Белгеч организмның вирусларга каршы торучанлыгын арттырырга өйрәтте.
Коронавирус инфекциясенә каршы торырга витаминнар һәм минераллар күп булган ризыклар ярдәм итәчәк, дип сөйләгән “Российская газета” басмасына әңгәмәсендә Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәгенең югары квалификацияле диетологы Екатерина Бурляева.
Белгеч раславынча, беренче чиратта Д витаминына бай ризыклар белән тукланырга кирәк. Бу витамин балык, тәрәч балыгы бөере, йомырка сарысы һәм акмайда күп. Организмны коронавирустан саклауда E витаминына бай чикләвек һәм көнбагыш мае нәтиҗәле.
Табиб C витаминының мөһимлеге турында да искәртте. Көндәлек рационга гөлҗимеш, сырганак, кара карлыган, кәбестә, цитруслар, татлы борыч кертергә киңәш итте. Сыер яки тавык бавыры, шулай ук сыр һәм чикләвек тә файдалы — аларда цинк бар, ул селен белән бергә иммунитетны ныгытуда мөһим компонент булып тора. Селен, шулай ук, эремчектә дә бар.
Моннан тыш, диетолог витаминлы комплекслардан файдалану турында уйланырга тәкъдим итте.
Фото:kubnews.ru