+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 ноябрь 2020, 10:00

Казларыгызны тизрәк суегыз!

Башкортстанда кош гриппы таралу куркынычы барлыкка килде.

Башкортстанда кош гриппы таралу куркынычы барлыкка килде.

Бу мәсьәлә буенча Хөкүмәттә узган бүгенге оператив киңәшмәдә фикер алыштылар.

Республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, күрше субъектларда – Чиләбе өлкәсендә һәм Татарстанда инфекция очраклары ачыкланган.

«Агымдагы ел башыннан Русиядә 11 төбәктә имин булмаган 75 пункт теркәлгән, узган елда бу датага 3 субъектта 5 пункт булган. Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасына вирус инде үтеп керде, безнең хезмәттәшләребез аны бездә булдырмау чарасын күрә. Безнең Бакалы районы биш чакрымлы зонага эләкте", - диде ул.

Кыенлык шунда, дип аңлата министр, әгәр бер хуҗалыкта кош гриппы табылса, бөтен республикага продукцияне территориядән читкә чыгару буенча чикләүләр кертеләчәк. Төбәкне эпидемиологик ситуациядә янә имин дип тану өчен ярты елга якын вакыт узачак, дип ассызыклый ул.

Инфекциянең төп таратучылары булып кыргый кошлар тора, шулай ук авыруны читтән кошлар азыгы белән алып керү ихтимал. Төбәк хакимиятләре кош гриппы таралуны булдырмас өчен берничә чара күрергә тәкъдим итә:

йорт кошларын ихатадан чыгармаска, алар кыргый кошлар янында йөрергә тиеш түгел;
белмәгән урыннан азык, йорт кошлары, итен сатып алмаска;
көннәр салкынаюын көтмичә кошларны суярга;
авыруның клиник билгеләре ачыкланган очракта кичекмәстән районның дәүләт ветеринария хезмәтенә, яки ветеринария хезмәтенең кайнар линиясенә (8-800-77-55-828) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, әлегә төбәк урындагы ветеринария идарәсе хезмәте ярдәмендә бу мәсьәләдә имин булып тора.

Фото: мк.ру
Читайте нас