+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 ноябрь 2020, 18:10

Колл-үзәккә шалтыратсаң, азык-төлек китерерләр

Башкортстанда "Бердем Русия"нең төбәк башкарма комитеты каршындагы колл-центр 65+ һәм хроник авырулар категориясендәге гражданнардан гаризалар кабул итә башлый. 10 ноябрьдән волонтерлар адресатларга мөрәҗәгать итүчеләр исәбенә азык-төлек китерәчәкләр.

«Авырулар саны арту сәбәпле, без 65 яшьтән өлкәнрәк булган һәм хроник авырулардан интегүче кешеләрне үзизоляцияләүгә җибәрергә мәҗбүр. Алар республикада миллионнан артык кеше. Бу санның яртысы диярлек Уфада яши. Безнең бурыч - аларга ярдәм кулы сузу", - дип сөйләде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

Баштагы мәлне автомобильләрдә 70кә якын теләүче кешене җәлеп итү планлаштырыла:а лар - төрле дәрәҗәдәге депутатлар, аларның ярдәмчеләре, «Безнең хәстәрлек» волонтерлары.

Алар өчен гомуми чат булдырылган. Колл-үзәкнең 8-800-201-89-03 номерына кергән гаризалар кыска вакыт эчендә адресатка кирәкле продуктларны исемлек буенча китереп җиткерүче әлеге автоволонтерларга тапшырылачак.

Агымдагы атна ахырына хезмәтләр реестры киңәйтеләчәк: гариза бирүчеләр дәвалаучы табиб рецепты буенча бирелгән даруларны алып килүләрен сорый алачак.

Фото: bashinform.ru

Читайте нас