+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 ноябрь 2020, 10:05

Сәүдә үзәкләренә балалар кертелмәячәк

Башкортстанда сәүдә үзәкләре һәм кинотеатрлар эшенә кайбер чикләүләр кертеләчәк.

Башкортстанда сәүдә үзәкләре һәм кинотеатрлар эшенә кайбер чикләүләр кертеләчәк.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә белдергәнчә, хәзер республикада 18 яшькә кадәрге балаларга әти-әниләре, яки законлы вәкилләр ярдәменнән башка сәүдә үзәкләренә керү тыелачак.

"Без 18 яшькә кадәрге балалар үз әти-әниләреннән, яки опекуннарыннан башка сәүдә үзәкләренә керергә тиеш түгел дигән карар кабул иттек. Чөнки безнең сәүдә үзәкләре, нигездә, буш вакытта йөреп чыгу, очрашу урыннарына әверелә һәм, нәтиҗәдә, анда ниләр генә эшләмиләр», – дип аңлатты төбәк җитәкчесе.

Шулай ук төбәктә кинотеатрларда кертелгән чикләүләрне контрольдә тотуны көчәйтү планлаштырыла.

"Кинотеатрлар буенча: без залның 30 процентка тутырылуын саклыйбыз, ләкин, Әминә Ивниевна, мин Сезне бу эшне яңадан тикшереп торуны көчәйтергә чакырам. Әгәр кеше кинога бара икән, ул барлык кирәкле кагыйдәләрне үтәргә тиеш», – дип йомгак ясады Хәбиров.

Фото: горобзор
Читайте нас