Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга яңа үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясенә ярашлы, 10-30 ноябрьдә 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга мотлак үзизоляция режимы кертелә. 11-13 сәгатьләрдә азык-төлек, дарулар алырга, финанс оешмаларына һәм элемтә салоннарына бару гына искәрмә булып тора.
Хезмәт урынында булуы бик кирәк булган җитәкчеләргә, власть органнары һәм оешмалар хезмәткәрләренә карата бу норма кулланылмый. Ләкин аларның үзләре белән паспорты һәм предприятие биргән язма белешмәсе булырга тиеш.
Социаль учреждениеләрдә булганнарга да 30 ноябрьгә кадәр мотлак үзизоляция режимы саклана.
18 яшькәчә балалар әти-әниләреннән һәм хокукларын раслаучы документлары булган законлы вәкилләреннән башка сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә булырга тиеш түгел.
Кинотеатрлар, театр-концерт оешмалары, мәдәният йортлары тамаша заллары 30 процентка гына тулы булганда һәм барлык санитар-эпидемиология кагыйдәләрен үтәгәндә генә эшли ала. Төнге клублар, дискотекалар һәм башка шундый оешмалар эшчәнлеге элеккечә туктатылган килеш.
Җитәкчеләргә хезмәткәрләрнең кимендә 30 процентын, шул исәптән 65 яшьтән өлкәннәрне, авырлы хатын-кызларны һәм хроник авырулары булганнарны дистанцион режимга күчерергә киңәш ителә.
9-22 ноябрьдә 1-5нче, 11нче сыйныф укучылары мәктәпкә йөреп укыячак. Техник яктан дистанцион укыту мөмкин булмаган аз комплектлы мәктәпләр һәм уку йортлары да гадәти режимда эшләячәк. 6-10нчы сыйныфлар дистанцион укуга күчә.
Юл буе хезмәтләндерүе һәм өйгә китереп бирүче рестораннардан башка, гомум туклану оешмаларының эше 00.00 сәгатьтән иртәнге алтыга кадәр чикләнә. Шул ук вакытта ризык әзерләүне һәм кешеләрне кертүне 23 сәгатьтә туктатырга киңәш ителә.
Җәмгыять берләшмәләренә, вузларга һәм мәдәният учреждениеләренә үзизоляциядә булган өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга ярдәм күрсәтергә теләк белдергән студентларның һәм хезмәткәрләрнең исемлеген төзеп, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына җибәрергә кушылды.
Хезмәт урынында булган 65 яшьтән өлкән хезмәткәрләрнең белешмәсе мондый форматта булырга тиеш:
от 18 марта 2020 года № УГ-111
(в ред. Указа от 9 ноября 2020 года № УГ-492)
Форма справки на бумажном носителе
Наименование органа, организации, индивидуального предпринимателя
на период режима самоизоляции COVID-2019
Настоящая справка выдана _________________________________________
(полностью ФИО работника)
и подтверждает, что он (она) работает в ____________________________________
(наименование органа, организации, ИП)
(работник старше 65 лет / работник имеет заболевание, указанное в приложении № 1 к Указу Главы Республики Башкортостан от 18 марта 2020 года № УГ-111).
Нахождение работника является критически важным для обеспечения функционирования______________________________________________________________
__________________________________________________________________.
(наименование органа, организации, ИП)
Настоящая справка действительна при наличии паспорта, иного документа, удостоверяющего личность работника.
Руководитель _______________ _______________
Начальник отдела кадров _______________ _______________
(при наличии) (подпись) (Фамилия И.О.)
Место печати (при наличии)
Контактный телефон (мобильный):
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/137137.html