Уфада 18 яшьлек кыз югалган.
Уфада волонтерлар хәбәрсез югалган 18 яшьлек Аделина Абзанованы эзли.
“Вконтакте”дагы “Лиза Алерт. Башкортстан" төркемендә хәбәр ителгәнчә, кыз 26 октябрьдән элемтәгә чыкмый, югалган. Әлегә кадәр кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.
Кызның билгеләре: буе - 166 см, какча гәүдәле, кара-соры чәчле, яшел күзле.
Югалган көнендә алсу төстәге куртка, кара чалбар, аксыл кроссовкалар һәм башлык кигән була.
Аделина турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрне 8 (800) 700-54-52, яки 112 телефоннары аша хәбәр итүне сорыйлар.