"Башгидрометүзәк" алдагы көннәрдә республикада һава торышы турында фаразларын бәян итте.
Бүген көндез һава температурасы 1...-4 градус тәшкил итәчәк. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача җил исәчәк.
Иртәгә төнлә бераз кар явачак, ә юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал. Төнлә термометр баганасы -3...-8 градуска кадәр төшәчәк.
Көндез синоптиклар 1...-4 градус вәгъдә итә. Җил шулай ук уртача булып калачак, әмма үз юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк.
12 ноябрьдә төнлә урыны белән бераз кар һәм шулай ук бозлавык көтелә. Һава температурасы 5...-10 градуска төшә, ә аязытканда - 12...-17 градус. Көндез термометр -1...-6 градус күрсәтәчәк.
Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк дип фаразлана.
Фото:автор