+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 ноябрь 2020, 19:10

"Битлек" режимын үтәү буенча рейдлар дәвам итә

Сәүдә өлкәсе предприятиеләре яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан төбәктә кертелгән битлек режимы таләпләрен үтәүне тикшерүен дәвам итә. Бүген, 9 ноябрьдә, Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы хезмәткәрләре 70 оешмада рейдлар үткәрде.

Тулаем алганда, республиканың сәүдә предприятиеләрендә санитар-эпидемиологик таләпләр саклана. Сатучылар һәм сатып алучылар шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән, керү урыннарында термометрия, тиешле журналлар алып барыла, даими дезинфекция үткәрелә.

Аерым алганда, «Үзәк базар», «Экватор», «Планета», «Мега», «Меркурий» сәүдә үзәкләре, «Заречный», "Көньяк» базарлары, «Декатлон» һәм башка гипермаркетлар челтәре. Әмма, "битлек режим"ын бозу очраклар да теркәлә.

Әйтик, «Свердловский» сәүдә-сервис комплексында битлек кию режимын тикшерү вакытында бер шәхси эшкуарның сәүдә павильонында сатучыларның битлексез сатып алучыларга хезмәт күрсәтүләре ачыкланды. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Бүгенгә суд органнары тарафыннан оешмалар һәм шәхси эшкуарларга карата 160 карар чыгарылган, шулардан - 112 кисәтү һәм 1 023 000 сумлык 48 штраф.

Бу хакта Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы

Читайте нас