Бүген, 12 ноябрьдә, «Бердәм Русия»нең «Халык контроле» проекты активистлары Уфаның җәмәгать урыннарында Башкортстан Башлыгы указы таләпләрен үтәү буенча рейд үткәрде. Төркем башкаланың халык иң күп йөри торган сәүдә үзәкләрендә булып кайтты. Контролерлар сатучылар һәм сатып алучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Шәхси саклану чаралары булмаган кешеләргә битлекләр өләштеләр.
«Беренче дулкында җәмәгать урыннарында булган хәл белән чагыштырганда, без шуны әйтә алабыз: халык кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә аңлы рәвештә якын килә башлады. Әгәр элек кешеләр вирусның барлыгына ышанмаган булса, хәзер күпләрнең авырган танышлары, туганнары бар. Тик, кызганычка каршы, яшь буын әле һаман да саклану чараларын үз итеп бетми», - дип шәрехләде Башкортстанда «Бердәм Русия»нең «Халык контроле» проекты координаторы, республика парламенты депутаты Гөлнур Колсарина.
Активистларның сүзләренә караганда, сәүдә үзәкләрендә эшкә җаваплы карыйлар: керү ишеге янында килүчеләрнең температурасын тикшерүче, битлек киюне сораучы контролерлар тора. Маршруткаларда, бигрәк тә шәхси йөк ташучыларда капма-каршы хәл.
"Пассажирларның яртысы битлексез йөри", - дип зарлана Гөлнур Колсарина.
Депутат өстәп узганча, әлегә активистлар профилактик әңгәмәләр уздырган һәм битлекләр тараткан. Алга таба рейдлар күзәтчелек органнары белән берлектә оештырылачак. Ул чакта штрафлар котылгысыз булачак.
Фото: "Башинформ"