+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 ноябрь 2020, 18:00

"Миловский парк" дольщиклары ачкычларын кайчан алыр?

БСТ телеканалының туры эфирында махсус брифингта республиканың меңләгән кешесен борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

БСТ телеканалының туры эфирында махсус брифингта республиканың меңләгән кешесен борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Үз акчаңны ничек югалтмаска, төзүчене ничек сайларга һәм "проблемалы" төзелешләр белән нәрсә булыр? Анда шушы сорауларга җавап бирергә тырыштылар.

Телеканалның "ВК" төркеменә кергән тамашачылар сорауларына төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов, "Банкрот дип танылган төзүчеләрнең өлешләтә төзелештә катнашучылар алдындагы бурычларын җайга салу буенча Башкортостан Республикасы фонды» генеральный директоры Дамир Миңнебаев, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Владимир Куликов һәм башкалар җавап бирде.

"Миловский парк"та хәлләр ничек?
Бу Башкортстанда иң зур объект, әле калган 800 кеше буенча мәсьәлә хәл ителә. Өлешчеләрнең хокукларын тергезү буенча махсус карар бар. 20 йортны төзү турында карар кабул ителгән. Төзелешкә акча бүлеп бирүне күздә тоткан протокол да бар. Тиздән йортлар төзүне төгәлләячәк подрядчылар сайлап алыначак. Моннан тыш, 391 гаилә күрше торак комплекста фатир алган.

Барлык процедураларны да исәпкә алып, киләсе елның язында "Миловский парк"та төзелеш эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Киләсе елда хәл алга китәчәк. Бу мәсьәләне хәл итү процедурасы 6 айдан артык вакытны алган.

Төзелешне тәмамлау йортның нинди дәрәҗәдә әзер булуына бәйле. Белгечләр бөтен инициативалы төркем белән таныш, шуңа күрә төзүчеләрнең ял итәргә вакытлары булмаячак. Төзелеш 2021 елның февралендә башланачак. Төзелеш һәм архитектура министрлыгы халыкка төзелеш тәмамлану турында үзе хәбәр итәчәк. Барлык йортлар да параллель рәвештә төзеләчәк.

Фото: bashnews.ru
Читайте нас