+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 ноябрь 2020, 16:25

Соклануга лаек хәстәрлек

Октябрьский шәһәрендә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар штабы эше тергезелде.

Октябрьский шәһәрендә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар штабы эше тергезелде.
“Бердәм Русия”нең урындагы бүлекчәсе һәм “Безнең хәстәлек” волонтерлар үзәге өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә һәм ятим балаларга бушлай азы-төлек тупламалары тарата. Кешеләр ярдәм сорап “Безнең хәстәрлек” үзәгенең “Кайнар элемтә” номерына мөрәҗәгать итә ала.
Урындагы “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге координаторы Рөстәм Әбделкаюмов әйтүенчә, үзәктә 30 волонтер һәм 10 автоволонтер эшли. Алар мохтаҗларга дарулар, азык-төлек, медицина битлекләре тарата. Партия әгъзалары урындагы дәваханәдә булып, шәхси саклану, гигиена чаралары, кайбер кирәкле техника әйберләре тапшырган.
“Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитеты җитәкчсе Рөстәм Әхмәдинуров биредәге волонтерлар үзәгендә булып, эшләр барышы белән танышкан. Алар авыруларны теркәү өчен яңа компьютер алып килгән. Табибларның эшен уңайлырак итү өчен кирәкле җиһазлар тапшырган. Биредзге табибларга чәй янына күчтәнәчкә татлы бал бүләк ителгән.
Фото: giftprime.ru
Читайте нас