+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 ноябрь 2020, 09:20

Кычкырып сөйләшмәгез! Я бөтенләй дәшмәгез...

Белгеч коронавирус йоктырмас өчен болай эшләргә ярамавын аңлата.

Белгеч коронавирус йоктырмас өчен болай эшләргә ярамавын аңлата.

Аралашмый тору коронавирус йоктыру куркынычын шактый киметә, шуңа күрә кешеләргә "сөйләшмәскә" киңәш ителә, дип белдерә инфекционист һәм вакцинолог, "Лидер-Медицина" үзәгенең баш табибы Евгений Тимаков.

Аның сүзләренә караганда, инфекция йоктыру куркынычы сөйләшкәндә арта, чөнки һавага гади сулыш алуга караганда вирусның кисәкчәләре күбрәк эләгә. Шуңа күрә белгеч аралашканда медицина битлекләрен кияргә, я йоктыру ихтималын киметү өчен бөтенләй дәшмәскә киңәш итә.

Моннан тыш, әңгәмәдәшеннән кимендә 1,5 метр арага китәргә киңәш итә.

Шулай ук, табиб раслаганча, инфекция йоктыру ихтималы кешенең эмоцияләренә дә бәйле. Агрессив кыланган, кычкырынган кешеләрдән вирус аеруча зур күләмдә бүленә икән. Шуңа мондый вакытта алардан ерак торырга кирәк.

Фото: Моя Москва.онлайн
Читайте нас