Бүген Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров “Транспорт сәгате” форматында тематик онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда Уфа урамнарын ремонтлау буенча ел нәтиҗәләрен тикшерделәр, 2021 елга планнар билгеләделәр.
Уфа хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Радмил Мөслимов әйтүенчә, быел гомум озынлыгы 54 километрлык 59 участок ремонтланган.
Күләмле проектларны тормышка ашыру дәвам итә – Агыйдел елгасы аша автомобиль күпере төзү, 8 Март һәм Комсомол урамнарын ремонтлау, Уфаның Көнчыгыш чыгу юлы районында тоннель эшләү.
Киләсе елда 47,7 километр муниципаль автоюлларны ремонтларга планлаштыралар. Моннан тыш, Агыйдел һәм Дим елгалары аша күпер корылмаларын реконструкцияләү проектлары эшләнгән. Киләсе елга Уфаның көнчыгышында Агыйдел аша аркалы күперне ремонтлау проекты әзер булачак.
Башкортстан Башлыгы юллар ремонтлауны һәм реконструкцияләүне булган финанс ресурсларыннан чыгып актуальләштерергә кирәк.
– Быел шәһәрнең үзәк өлешендә зур эш башкардык һәм кешеләрнең уңай бәяләрен алдык. Уфа төзекләнә башлады, – диде Радий Хәбиров. – Киләсе елда нинди урамнарның игътибар таләп итүен анализларга, финанслауны алдан карарга кирәк. Ибраһимов бульварын, Революцион һәм Коммунистик урамнарны тәртипкә китерергә кирәклеге билгеле.
Башкортстан Башлагы Уфа хакимиятенә атна ахырына кадәр юллар ремонтлауның җентекле картасын эшләргә, вакытларын һәм хакын билгеләргә кушты.
“Транспорт сәгате”ндә катнашучылар шәһәр электр транспортын модернизацияләү мөмкинлекләрен дә тикшерде.
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/137225.html