16 ноябрьгә Башкортстанда коронавирус белән авурчылар саны 12444кә җитте. Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә 116 кешедә ачыкланды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
11110 кеше ковидны җиңгән, бу - барлык авыручыларның 90 проценты, дигән сүз. Ковидка тестны инде 1,5 миллион кеше биргән. Башкортстанның медицина учреждениеләрендә йогышлы авырулар өчен 5800 койка булдырылган. Әле буш койкалар фонды 23 процент тәшкил итә.
Максим Забелин әйтүенчә, Башкортстанда ковидтан өйдә дәваланучы ташламалы категория кешеләренә республика бюджеты исәбенә бушлай дарулар бирү дәвам итә. Алар “Башфармация” складларына кайткан һәм иртәгәдән бушлай бирелә башлаячак. Аларны волонтерлар һәм медицина хезмәткәрләре китерәчәк.
Радий Хәбиров республикада өлкәннәр һәм хроник авырулы кешеләр өчен мотлак үзизоляция саклануын искә төшерде. Җәмәгать урыннарында битлек кию мәҗбүри таләп ителә. Моны үтәмәгән өчен штраф каралган, андыйларга Башкортстанда көн саен 220 тирәсе протокол төзелә.
Киңәшмәдә эпидемиология шартларында республика халкы Яңа елны ничек каршы алачагы хакында да сөйләшенде. Мәсьәлә бу атнада ук хәл ителәчәк.
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/137209.html