Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында һәм ишегалды территорияләрендә чокырларга ремонт үткәрү буенча чираттагы киңәшмә узды. Аны республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең урынбасары Рәиф Абдрәхимов катнашлыгында видеоконференцэлемтә режимында үткәрде.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев хәбәр иткәнчә, 16 ноябрьгә республиканың автомобиль юллары буйлап юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында 245 057 дефект санлаштырылган, шуларның 230 меңнән артыгы (93,9 процент) ремонтланган.
Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников мәгълүматы буенча, алты муниципалитет ремонтны төгәлләмәгән. Алар арасында Стәрлетамак һәм Октябрьский шәһәрләре бар.
Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, территориаль заказ акчаларына эш башкару дәрәҗәсе турында фикер алышты. Быел муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары бюджетларына территориаль заказ кысаларында бүлеп бирелгән бюджетара трансфертлар күләме 11 миллиард сумнан артык тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан - 2 миллиард сумнан артык.
- Шул ук вакытта 22 муниципаль район һәм шәһәр округы бюджетара трансфертларның еллык күләменең 80 проценттан артыгын үзләштерде, - дип билгеләде Алан Марзаев.
Рәиф Абдрәхимов 30 ноябрьгә кадәр территориаль заказ чараларын үзләштерүгә йомгак ясарга кушты һәм агымдагы елда акчаны үзләштермәгән районнарның киләсе елда да шундый ук финанслауга исәп тота алмаячагын кисәтте.