+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 ноябрь 2020, 13:25

Янә исерек водитель, янә авария

Уфаның Дим районында "Hyundai Getz" машинасы руле артындагы исерек хатын-кыз авария ясаган.

Уфаның Дим районында "Hyundai Getz" машинасы руле артындагы исерек хатын-кыз авария ясаган.

Ул "Mercedes-Benz" машинасына борылышта юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, хатын җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерүе нәтиҗәсендә, хатынның правасы булмавы ачыкланган. Ул моңа кадәр дә машина белән исерек килеш идарә иткән булган.

Бу очракта ул спиртлы эчемлекләр куллану буенча медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. Әлеге вакытта хокук сакчылары үз тикшерүен дәвам итә.

Гомумән алганда, 9-15 ноябрьдә 59 авария теркәлгән, аларда 4 кеше үлгән, 83 кеше җәрәхәтләр алган. ЮХХДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен бозуның 17 324 очрагын теркәгән һәм 282 исерек водительне тоткарлаган.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас