+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 ноябрь 2020, 12:25

Җылы көннәр кире кайта...

Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрүен фаразлады.

Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрүен фаразлады.

Берничә көн булган кискен салкыннардан соң республикага яңадан җылы һава дулкыны килә.

Бүген кичкә күктә болытлар барлыкка киләчәк, көндез урамда бераз җылы — минус 12 градуска кадәр булачак. Мондый һава торышы атна уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Пәнҗешәмбе республикага җылы кайтачак. 19 ноябрьдә Уфада -7 градуска якын, ә җомга көндезге сәгатьләрдә минус 2дән дә салкынрак булмаячак.

Атнаның икенче яртысы, нигездә, аязаючан-болытлы булачак, җиңелчә кар явуы мөмкин. Ял көннәрендә үзәк районнарда җилнең секундына 10-11 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Фото: avatars.mds.yandex.net
Читайте нас