+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Ноября 2020, 19:10

72 яңа хезмәт урыны булачак

Бүген республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәте Президиумының чираттагы утырышын үткәрде.

Бүген республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәте Президиумының чираттагы утырышын үткәрде.
Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев ”Нефть промыселы җиһазлары, шулай ук сәнәгатьнең төрле өлкәләре өчен стандарт булмаган җиһазлар җитештерүне киңәйтү” инвестицион проектына дәүләт ярдәме турында сөйләде.
Сүз Стәрлетамактагы “Кызыл пролетарий” җәмгыяте җитештергән продукциянең инновацион төрләрен үзләштерү һәм проектлау, базар шартларына җавап бирүче яңа техника булдыру турында барды.
– Бүгенге көнгә компания җитештерүне үзгәртеп коруга 100 миллион сумга якын акча бүлде. Бу - гомум инвестицияләр күләменең яртысы. Тәҗрибә продукциясен чыгару башландымы инде? – дип кызыксынды Премьер-министр.
– Биомусоровозның һәм берничә насос-транспорт машинасының, чылбырлы шасси җайланмасының тәҗрибә үрнәкләре чыгарылды. Бу техника заказчыларга җибәрелде, – дип аңлатты Александр Шельдяев.
Дәүләт ярдәме чаралары сыйфатында төбәк бюджетыннан салым ташламалары каралган. Салым буенча оешмалар кеременә – 6 миллион сум һәм оешмалар милке салымы буенча – 900 мең сум. Республиканың Сәнәгатьне үстерү фонды быел 25 миллион сумлык ике займ бирде. Шулай итеп, алынган ташламаларның бер сумына шәхси инвестицияләрнең 11 сумын юнәлтү карала.
Боларның барысы да 72 яңа хезмәт урыны булдырырга ярдәм итәчәк, аларның 55е югары җитештерүчәнлеләр санына карый, уртача хезмәт хакы - 35,5 мең сум.
Фото: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=50267
Читайте нас