+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2020, 14:50

Алар коронавирусны авыр үткәрә...

Русия сәламәтлек саклау министры коронавирус белән авырган вакытта иң күп өзлегүләр кичерүчеләрнең яшен әйтте.

Русия сәламәтлек саклау министры коронавирус белән авырган вакытта иң күп өзлегүләр кичерүчеләрнең яшен әйтте.

Михаил Мурашко коронавирус белән авырган вакытта иң күп өзлегүләр 60 яшьтән өлкәнрәк пациентларда күзәтелә, дип белдерде. Мондый мәгълүматны ул 16 ноябрьдә «Россия 24» телеканалы эфирында чыгыш ясаганда җиткерде.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, COVID-19 белән авыручы 70 яшьтән өлкән кешеләрнең һәр унынчысы икеләтә авыр өзлегүләр кичерә. 80 яшьтән өлкәнрәк пациентларның саны арта, дип өстәде ул.

Ведомство башлыгы шулай ук быел русиялеләр арасында пневмония белән бәйле диагнозларның күбәюенә игътибар итте. Алар коронавирус белән дә, башка авырулар белән дә бәйле, дип йомгак ясады ул.

Фото:ru.freepik.com
Читайте нас