+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2020, 07:20

“Бүген хәл — тотрыклы авыр...”

Республикада Ковидка каршы ситуацион үзәк эшли башлады.

Республикада Ковидка каршы ситуацион үзәк эшли башлады.

Башкортстан җитәкчесе урындагы халык алдында җитди проблема килеп басуын ассызыклады: алар медицина учреждениеләренә шалтырата алмый. “Бу — халык очрашкан иң зур проблемаларның берсе, аларның дәвалау учреждениеләренә: ашыгыч ярдәм хезмәтенә, дәваханәгә, поликлиникага шалтырата алмаулары. Гамәлдәге мәгълүмат системалары бу проблеманы хәл итә алмады, һәм без бу зур эш өчен аерым структура булдырырга тиеш”, — диде ул.

Үзәк көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшләячәк, һәм әгәр төнлә эшләргә кирәк булса, бу мөмкинлек тә каралачак. Яңа структура кичәге көннән эшли башлады. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева җитәкли.
Үзәк “Торатау” Конгресс-холлы бинасында урнашкан. Ковидка каршы ситуацион үзәк хезмәткәрләре түбәндәге мәсьәләләр буенча консультация һәм ярдәм тәкъдим итә: стационар ярдәм (дәваханәләр), амбулатор, поликлиника звеносы, ашыгыч медицина ярдәме, дарулар белән тәэмин итү, ковидка тест нәтиҗәләре, компьютер томогра­фиясенең амбулатор үзәкләре һәм коронавирус инфекциясенә кагылышлы башка мәсьәләләр.
Оператор мөрәҗәгать буенча консультация, ачыклаучы сораулар бирә һәм, кирәк булса, медицина оешмасы белгече белән тоташтыра. Куелган бурычларны оператив үтәү өчен үзәк Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Роспотребнадзор”, “Росздравнадзор”, Гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм башка медицина оешмалары белән бәйләнештә тора. Ковидка каршы ситуацион үзәкнең телефон номеры респуб­ликаның барлык районнары өчен бер – 8 (347) 218-19-19.
“Без бүгенге вәзгыятьне тотрыклы авыр дип бәялибез. Көн саен 100дән артык авыру теркәлә, атна дәвамында берничә кеше үлә, шуңа күрә бу — бик авыр хәл. Аллаһка шөкер, коточкыч үсеш сизелми. Минемчә, без кабул иткән барлык чараларны үтәгән очракта, күпмедер вакыттан соң бездә авыручылар саны үсеше тукталачак. Әмма моңа вакыт кирәк”, — дип билгеләп үтте республика Башлыгы.
Ул койка фондын контрольдә тотарга һәм кирәк булганда коро­навирус белән авыручылар өчен урыннар санын арттырырга кушты. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, ике-өч атнадан Стәрлетамакта госпиталь ачылачагын, моның covid-19 белән авыручыларны дәвалауда хәлне җиңеләйтәчәген билгеләп үтте.
Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясеннән 68нче үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың сәла­мәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле 12 444 кешенең чире расланган, соңгы тәүлек эчендә үсеш 116 кеше тәшкил иткән. Стационарда 318 пациент дәвалана, шуларның 32се — авыр хәлдә, алтысы — ИВЛда. Шушы вакыт эчендә 11 110 кеше савыгып чыккан.
“Башфармация” складларына коронавирус инфекциясен дәва­лауга амбулатор пациентлар өчен федераль акчага сатып алынган беренче препаратлар кайтарылды. Республика бу максатларга 150 миллион сумнан артык акча (19 мең пациент өчен ярдәм) алган иде. Максим Забелин сүзләренә караганда, вируска каршы — 1100, бактериягә каршы 2 мең кешегә препаратлар бар.
“Авырулар санын исәпкә алып, без аена кимендә 5 мең пациентны дарулар белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Инфекциянең авыр һәм уртача формасы, шул исәптән вируслы пневмония белән авыручыларга да өстенлек биреләчәк”, — дип аңлатты Максим Забелин.
Дарулар белән тәэмин итүне дәвалаучы табиб һәм контакт-үзәк белгечләре контрольдә тотачак. Өйдә дәвалану­чылар өчен бушлай препаратлар бирү дүшәмбе башланды.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы заявка кампаниясен уңышлы үткәрде һәм 2024 елга кадәр беренчел медицина звеносын үстерү өчен федераль бюджеттан 15 миллиард сум алачак. Бу хакта оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
“Шулай итеп, 2024 елга тулысынча модерниза-цияләнгән сәламәтлек саклау системасы белән чыгу өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Бу бигрәк тә авыл территорияләренә кагыла. Без авылларыбызны саклап калырга тырышабыз. Мин кайда гына ФАП ачу тантанасында булсам да, моның кешеләр өчен һәрчак зур шатлык булуын күрәм. Бу эшне дәвам итәргә, яңа сыйфатлы фельдшер пунктлары төзергә һәм алар өчен кадрлар табарга кирәк”.
Атна ахырына кадәр Башкортстан Хөкүмәте республикада COVID-19 таралу шартларында Яңа елны ничек каршы алу турында карар кабул итәчәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Чарада, шулай ук, “Апимондия” халыкара бал фестиваленең 2022 елга күчерелүе билгеле булды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас