+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Ноября 2020, 06:55

Без моны күптән көттек!

Уфа халкы “Башкортстан ихаталары” программасын тормышка ашырудан зур канәгатьлек белдерә.

Уфа халкы “Башкортстан ихаталары” программасын тормышка ашырудан зур канәгатьлек белдерә.

Быел “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында Уфада
35 ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү планлаштырылган, алар күпфатирлы 169 йортны берләштерә.

Алар арасында Уфаның Калинин районындагы – Архитектура урамы, 22, 24, Беренче май урамы 43, 45 һәм Җиңү урамы, 18 адресы буенча күпфатирлы йортларны берләштергән ихата территорияләре дә бар.
Асфальтланган территориянең гомум мәйданы – 8500 квадрат метр, шуларның 3 мең квадрат метры – тротуарлар. Биредә инде 11 яңа яктырту баганасы урнаштырылган, йортларның фасадларын ремонтлау башкарылган. Балалар мәйданчыгы һәм воркаут-комплекс урнаштырылган, аларга хәвефсез резина өслек түшәлгән. Шулай ук ишегалды периметры буенча видеокүзәтү җиһазлары урнаштырылган, урналар һәм эскәмияләр куелган, ике яңа контейнер мәйданчыгы монтажланган, шуларның берсе – чүп-чарны аерым җыю өчен.
– Мин эшләрнең барышын көн саен тәрәзәдән күзәтеп тордым. Шулкадәр профессиональ һәм төгәл эшләделәр, һәркем үз эшен башкарды. Җәйнең эссе көннәрендә дә эшләр тукталмады. Мин монда инде 30 ел яшим. Әлбәттә, ихата торышы начар хәлдә иде, ә хәзер ишегалдын киңәйттеләр, иске агачларны җыештырдылар, матур яшь чыршылар утырттылар. Дизайнерлар һәм эшчеләр тырыштылар. Проект һәм ишегалдының шулай үзгәрүе, әлбәттә, безгә бик ошый, – дип фикерләре белән уртаклашты биредә яшәүче Рита Зарипова.
Шуны да билгеләргә кирәк: эшләр барышында халыкның теләкләре һәм участокларда техник шартлар исәпкә алынган. Программа кысаларында Уфаның барлык территорияләрен төзекләндерүгә дә комплекслы киләләр: болар – машиналар юлларын һәм аларны кую урын­нарын киңәйтү генә түгел, ә балалар мәй­данчыкларын урнаштыру, чүп контейнер­ларын яңарту, территорияне яктырту, яшел­ләндерү һәм башка эшләр.
Уфа шәһәре һәм район хакимиятләре тарафыннан “Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашыру барышы ныклы контрольгә алынган.
Исегезгә төшерәбез: “Башкортстан ихаталары” программасы 6 елга (2019-2024 елларга) исәпләнгән һәм республика терри­ториясендә урнашкан күпфатирлы йортлар ихаталарында гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас