+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2020, 18:35

Финиш сызыгына чыктык

Андрей Назаров Стәрлетамакта йогышлы авырулар үзәген төзү буенча эшлекле киңәшмә үткәрде

Андрей Назаров Стәрлетамакта йогышлы авырулар үзәген төзү буенча эшлекле киңәшмә үткәрде

Бүгенге көндә объектта корпуслар буенча сэндвич панельләр, күперләр һәм җиһазлар өчен мәйданчыклар урнаштыру, вентиляция, электр тәэминаты, җылылык һәм торба үткәргеч системаларын монтажлау бара. Параллель рәвештә төзүчеләр корпуслар буенча тәрәзәләр һәм витражлар, шулай ук юллардагы яктырту баганалары куялар. Объектта газ казаны урнаштырылган, җибәрү-көйләү эшләре бара.

Стәрлетамакта йогышлы авырулар үзәге мәйданында төзелеш эшләре ноябрь ахырына тәмамланачак. Госпиталь табиблары беренче пациентларны 1 декабрьдә кабул итәчәк. Хәзерге вакытта параллель рәвештә медицина персоналын туплау эше бара. Стәрлетамак шәһәренең йогышлы авырулар дәваханәсеннән һәм башка медучреждениеләрдән белгечләр җәлеп ителә. Шулай ук шушы көннәрдә медицина җиһазлары белән тәэмин итү дә көтелә. Госпиталь югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирүче иң заманча аппаратлар белән җиһазландырылачак.

- Без финиш сызыгына чыктык. Шимбә көнне объектка киләм, төзүчеләр белән бергә бөтен җирдән узачакбыз һәм барысын да карыйбыз. Барлык эшләр урынында сәгатьләп исәп-хисап ясалуы мөһим, бернинди өзеклек булмасын. Без йогышлы авытулар үзәген вакытында эшләтеп җибәрергә тиеш, - диде Андрей Назаров.

Фото:pravitelstvorb.ru











Читайте нас