+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2020, 09:39

Коронавирус наркотик таралуга чик куя

Пандемия чорындагы чикләүләр халыкара наркотрафик кимүгә китерде. Илдә наркотик контрабандасы 30 процентка диярлек кимегән. Бу турыда Русия Президенты Владимир Путин Хәвефсезлек советы утырышында хәбәр итте.

«Быел пандемия сәбәпле, барлык дәүләт чикләре диярлек ябылды. 2020 елның беренче яртысында Русиядә наркотиклар контрабандасы өчтән бер өлештән артыкка кимеде», — диде Владимир Путин.

Илләр арасында элемтәләр яңартылгач, контрабанданы үстерү омтылышлары яңартылачак. Шуңа күрә хокук саклау органнарына хәзердән үк ил чиге һәм таможня контролен ныгыту буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк.

- Узган 10 елда Русиядә наркотик кулланучы гражданнар саны чиректән күбрәк өлешкә (673 меңнән 478 меңгә) кимеде, - диде Русия Президенты. Бу чорда наркоҗинаятьләр саны 17 процентка азайган.

«Статистика саннары тынычландырырга тиеш түгел. Наркобизнес һәм наркотик куллану яшерен алып барыла. Утырышка әзерләнгән аналитик материаллар да вәзгыять катлаулы булуын күрсәтә», — диде Президент.

Фото: "Кремлин.ру"
#путин

Читайте нас